Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларның эшләрендә – батырлар

Ким мәктәбе укучылары Александра Филиппова, Арина Шамаева, Виктор Синчугов һәм Полянка мәктәбеннән Вероника Конантьева “Батырларның даны мәңгелек!” республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабында беренче урынны алдылар.

Балалар иҗат йортында үткән чарада ун укучы катнашты. Алар үз эшләрен “Минем кече Ватаным”, “Минем гаилә ядкарьләрем”, “Иң яхшы экскурсовод”, “Бөек Ватан сугышы укыту процессы кысаларында” номинацияләрендә тәкъдим иттеләр.
Камилла Хөснетдинова, Юлия Дмитриева, Яна Черняева, Равия Моратова призлы урыннарга лаек булдылар.
Конференция Россиянең үткән бай тарихын, аеруча совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыкларын өйрәнеп, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләүне максат  итеп куя.
Укучыларның югары бәя алган эшләре республика этабында катнашу өчен Яр Чаллы шәһәренә җибәреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев