Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларга – хокуклар һәм җаваплылык турында

Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә ил күләмендә Бердәм кеше хокуклары көне дәресләре үткәрелде.

Бу дәреснең максаты – үсеп килә торган яшь буында хокукый культура формалаштыру. Кече классларда укучыларны Конвенциядә язылган балалар хокуклары белән таныштырдылар. Шулай ук Россия Федерациясенең кайбер законнары, кеше хокуклары турындагы декларациянең аерым өлешләренә тукталдылар. Кеше хокукларының ничек якланырга тиешлеген тормыштан алынган кайбер мисаллар ярдәмендә күрсәтеп бирергә тырыштылар.
Өлкән классларда укучылар диспутлар, практикумнар һәм уйлануларга этәрә торган әңгәмәләрдә катнаштылар. Әлбәттә инде, очрашу барышында Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль, Гаилә, шулай ук Административ хокук тәртибен бозу турындагы кодекстан өзекләр китерделәр, аңлатмалар биреп үттеләр.
Педагоглар фикеренчә, мондый анализ укучыларга теге яки бу закон актларының практикада нинди очракларда кулланылырга тиешлеген күзалларга, балигъ булмаган гражданнарны яклаганда нинди законнарга таянып эш итәргә кирәклеге белән таныштырга ярдәм итә.
Укучылар, хокук тәртибен бозган өчен закон каршында җавап бирергә туры киләчәген дә истән чыгарырга тиеш түгел. Законнарны белмәүнең җаваплылыктан коткармавын да истән чыгармаска кирәк. Шулай да, нинди дә булса мәгълүматка ия булган, закон нормаларын һәм үз хокукларын күпмедер дәрәҗәдә белгән кеше күңелсез очракларга эләгергә тырышмас.
Материалларны тагын да яхшырак үзләштерү өчен укытучылар дәресләрдә күргәзмә әсбаплар, презентация материаллары, видеороликлар кулландылар.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X