Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыларга – әфганчылар турында

Шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәпнең сигезенче класс укучылары Дарья Марюхова белән Анатолий Фролов балалар иҗатының “30 лет подвигу, 30 лет памяти” республика конкурсында катнашып, дипломнарга лаек булдылар.

Конкурсны балалар китапханәсе оештырды. Дарья Марюхова үзенең “Кеше өчен иң кадерле нәрсә – гомер” иншасында Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Александр Корчагинның батырлыгын сурәтләгән, шулай ук Александр Амосовның ничек хезмәт итүе турында язган. Анатолий Фролов “Әфганстан – йөрәгем ярасы” дигән эшендә бу сугышта һәлак булган Марат Мингалиев һәм “кайнар” нокталардагы бәрелешләрдә катнашкан Ренат Шәрипов турында сөйләгән.
Дипломнарны мәктәптә узган батырлык дәресендә тапшырдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев