Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уку алдынгыларының чыршы бәйрәме

Узган дүшәмбедә район Мәдәният йортында район мәктәпләренең уку алдынгылары һәм активистлары өчен чыршы бәйрәме булды.

Ел саен үткәрелә торган традицион чарага җыелган уку алдынгыларын, иң яхшы спортчыларны, олимпиада җиңүчеләрен район башлыгы Камил Нугаев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова котладылар. Күпләргә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Ә узган атна ахырында чыршы бәйрәме сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен үткәрелде. Балалар иҗат йорты педагоглары хәзерләгән кызыклы программа барышында балалар алдында клоуннар, әкият персонажлары һәм билгеле инде, Кыш бабай белән Кар кызы чыгыш ясадылар. Балалар һәм әти-әниләр әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Ахырда балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кечкенәләргә дә, олыларга да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы бәйрәме уку алдынгылары