Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тынычлык һәм бәхет теләделәр

Шушы көннәрдә Көек авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Наилә Муллина үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев һәм якыннары, туганнары килде.
Кунаклар ветеранны гомер бәйрәме белән  котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.
Наилә апага авырлыкларга бирешмәве, тормышны яратуы, район үсешенә керткән өлеше, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен ихластан олы рәхмәт белдерделәр, аңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев