Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тыныч булсын иде дөньялар! 

Узган сишәмбедә милләттәшләребез Болгарда зурлап Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Корбан бәйрәме – җир йөзендә яши торган барча мөселманнар өчен зур һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу уңайдан Болгар ислам академиясенең Ак мәчетендә бәйрәм намазы укыдылар. Мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев әлеге бәйрәмнең ерак гасырлар тирәнлегенә барып тоташкан тарихы турында сөйләде, үтемле вәгазь сөйләде, изге Коръәннән сүрәләр һәм догалар укыды. 

Милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та үзенең изге теләкләрен ирештерде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде: 

– Корбан бәйрәме — рухи һәм әхлакый пакьләнү һәм хәерле эш-гамәлләр вакыты. Раббыбыз рәхмәте белән мөселманнар тарафыннан башкарыла торган бәйрәм йолаларына тирән мәгънә салынган.Төрле милләт һәм дин вәкилләре тыныч һәм тату яшәгән, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән хәзерге Татарстанда мөселманнарның, христианнарның һәм яһүдиләрнең дини тормышында күренекле вакыйгалар үзара үрелеп бара. Республикабызда һәрчак рухи берләшү, аңлашу, дустанә аралашу шартларында уза торган Корбан бәйрәменнән соң без Богородица монастыренда яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборының изгеләндерелүе шаһиты булачакбыз. Корбан гаете һәммәбезне тагын да игелеклерәк эшләргә җилкендерсен, матур өметләр һәм күңел күтәренкелеге бирсен! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Аллаһ безне рәхмәтеннән ташламасын!

Иртәнге намазда Болгар ислам академиясенең бөтен дөньяга танылган укытучылары, дин белгечләре дә катнашты. Египеттан килгән шәех Мөхәммәд Әль Захрави изге Коръәннән аятьләр укыганда, милләттәшләребез ихластан җир йөзендә тынычлык һәм татулык хакына дога кылды, җир шарында яшәүче барлык милләт вәкилләре зур бер гаилә кебек дус яшәсеннәр иде, дип изге теләкләр теләде.

Реклама

Бу көнне бәйрәм намазлары шәһәрдәге һәм район авылларындагы мәчетләрдә дә узды.

Киләсе 2022 ел Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак – Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тула. Бу зур тарихи вакыйгада республикабызда, илебездә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез актив катнашачак. Инде әзерлек эшләре дә алып барыла.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X