Тукай авылында ифтар мәҗлесе булды
Изге Рамазан ае хөрмәтенә Тукай авылында ифтар мәҗлесе уздырдылар.
Районның имам-мөхтәсибе Фәрхат хәзрәт Минсәгыйров авыз ачарга килүчеләрнең барысын да ихластан бәйрәм белән котлады, үтемле вәгазь сөйләде, Коръәннән сүрә һәм аятьләр укыды. Әлбәттә инде, ураза тотучыларның барысына да түземлек һәм сабырлык теләде, Ходай кушканнарның барысын да үтәргә, шәфкатьле һәм миһербанлы булырга чакырды. Бу теләкләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов һәм Ким авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов тә кушылдылар.
Кичке азан тавышыннан соң милләттәшләребез җирдәге тынычлык хакына догалар кылдылар, барлык милләт вәкилләренең бердәм, дус яшәүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев