Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган телләр турында

2нче урта мәктәп укучылары делегациясе Идел буе регионы мәктәпләренең "Туган тел көне" региональ фестивалендә катнашты. Ул ЮНЕСКО халыкара кафедрасы инициативасы буенча оештырылды һәм Самара мәктәпләренең берсендә үтте. Анда катнашу хокукы "ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләр" проекты буенча эшләгән коллективларга бирелде, 2нче мәктәп шундыйларга керә. Безнең укучылар фестивальдә татар теле буенча мавыктыргыч һәм...

2нче урта мәктәп укучылары делегациясе Идел буе регионы мәктәпләренең "Туган тел көне" региональ фестивалендә катнашты.
Ул ЮНЕСКО халыкара кафедрасы инициативасы буенча оештырылды һәм Самара мәктәпләренең берсендә үтте. Анда катнашу хокукы "ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләр" проекты буенча эшләгән коллективларга бирелде, 2нче мәктәп шундыйларга керә. Безнең укучылар фестивальдә татар теле буенча мавыктыргыч һәм эчтәлекле презентация ясадылар. Татар телен өйрәнә башлаучылар өчен үткәрелгән мастер-класска да югары бәя бирелде.
Укучыларга фестивальдә катнашучы сертификаты тапшырылды.
* * *
2нче урта мәктәпнең 6 класс укучылары өчен балалар китапханәсендә "Славянское чудо - русская речь" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.
Ул февраль аенда билгеләп үтелә торган халыкара телләр көненә багышланды. Чарада катнашучылар белән бу темага әңгәмә үткәрелде, дәрестә рус теле белгече, аңлатмалы сүзлекнең авторы Владимир Дальгә зур игътибар бирелде. Аннары укучылар ребуслар, табышмаклар чиштеләр, тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар игътибарына шулай ук "Туган тел - саекмас чишмә" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев