Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Традицияләргә тугры калып (ФОТО)

Дүшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында район мәктәпләренең унынчы классларында укучыларны һәм тармак технологияләре техникумының икенче курсында белем алучыларны ОБЖ буенча өйрәнү җыеннарына озаттылар.

Быел биш көнлек җыеннарда 60лап укучы катнаша. Җыеннар “Болгар” балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында үтәчәк. Укучылар “Имин тормыш эшчәнлеге нигезләре” дәресләрендә алган белемнәрен конкрет күнекмәләр белән ныгытачак, марш-бросоклар оештырылачак, Казандагы танк училищесы базасында хәрби коралдан да атып караячаклар.

Җыеннарга җыенган укучыларга район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова һәм башкалар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Җыеннарның җитәкчесе, Ким урта мәктбе укытучысы Борис Андреянов республикада иң яхшы дип табылган әлеге җыеннарны оештыруда ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә тирән рәхмәтен белдерде.

Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Аннары “Прощание славянки” маршына кушылып, мәйдан аша сафларга тезелеп үттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев