Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • ТР прокуроры кабул итте

    Узган атна ахырында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков 22 кешене кабул итте. Район халкын җир законнары һәм җир участокларына кадастр учетын ясауның дөреслеге, иске торактан күчерү, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибе, урамнарны төзекләндерү, суд приставлары хезмәтенең суд карарларын башкару, тикшерү органнарының карарлары белән килешмәү кебек мәсьәләләр борчый. Күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе биш...

    Узган атна ахырында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков 22 кешене кабул итте.
    Район халкын җир законнары һәм җир участокларына кадастр учетын ясауның дөреслеге, иске торактан күчерү, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибе, урамнарны төзекләндерү, суд приставлары хезмәтенең суд карарларын башкару, тикшерү органнарының карарлары белән килешмәү кебек мәсьәләләр борчый. Күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе биш мөрәҗәгатьне тикшерүне - республика прокуратурасының үзәк аппараты хезмәткәрләренә, калганнарын район прокурорына йөкләде. Барлык мөрәҗәгатьләрне тикше-рүнең барышы шулай ук ТР прокурорының шәхси контроленә алынды. Ул шулай ук хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм район активы белән киңәшмә уздырды.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: