Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төп максат – тормышны яхшырту

Бүген тормышыбызның аеруча мөһим тармакларына кагылышлы булган милли проектлар турында ишетмәгән кеше юктыр.

Алар тормышыбызны сизелерлек яхшыртырга тиеш. Тулаем республика һәм безнең район буенча алганда, конкрет нинди уңай үзгәрешләр көтелә соң?
Хәтерегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019–2021 елларда милли проектларны тормышка ашыру өчен 44,6 миллиард сум акча тотылачак. Барысы 13 милли проектның паспортлары расланган. Шулар арасыннан “Демография”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Фән”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульләргә ярдәм итү”, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Мәдәният”, “Экология”, “Торак һәм шәһәр мохиты” проектларын атап үтәргә була. Мәсәлән, 127 сәламәтлек саклау объекты төзү һәм модернизацияләүгә 5,7 миллиард сум каралган, 151 белем бирү объектына, балалар бакчасын исәпләмичә, 6 миллиард сум тотылачак. Балалар бакчасын төзү “Демография” проектына аерым кертелгән, ул 114 объектны үз эченә ала, төзелеш һәм модернизацияләүгә 8,2 миллиард китәргә тиеш.
Республикада мондый колачлы социаль программаларның әлегә тормышка ашырылганы булмады. Бу әле милли проектның беренче этабы гына. Алар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Киләчәктә, халык теләген исәпкә алып, эшләр күләменең тагын да артуы мөмкин. Әлбәттә инде, боларның барысын да тормышка ашырганда, даими контроль булдырырга кирәк. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге проектларның үтәлешен аерым игътибарда тота, эш төркеме дә булдырылды. Бу төркем белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелек итә.
Теләсә кайсы проект – ул җәмгыять ирешергә тиешле билгеле бер күрсәткечләр. Нәтиҗәләр дә юк түгел, моны безнең район мисалында да күрергә була. Агымдагы елда, мәсәлән, милли проектларга 11 объект кертелде. Көнлек мониторинг оештырылды, бу эшләрнең барышын күзәтеп торырга ярдәм итә. Атна саен утырышлар, объектларга рейдлар оештырыла, район башлыгы катнашында уза торган киңәшмәләрдә проект кураторларының отчеты тыңлана. Бу объектларда эшләр ничек бара?
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова мәгълүматларына караганда, “Мәдәният” проектын тормышка ашыру барышында өч учреждениегә капиталь ремонт ясалачак. “Октябрь” кинотеатрында инде эшләр тәмамланып килә. Өчкүл Мәдәният йорты 75 процентка әзер.
“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проекты кысаларында “Ким – Кузнечиха – Лесная Хмелевка” юлын ремонтлау планлаштырылган иде. Биредә эшләр инде тәмамланды.
“Белем бирү” проекты ике мәктәпне күздә тота. Кимда, мәсәлән, инде эшләр башланды, аларны субподрядчы – ООО “Сувар Б” алып бара. Болгардагы санаторий мәктәп-интернатның материаль-техник базасы яхшыртылырга тиеш, әмма әлегә подрядчы табылмаган.
Вожида “Сәламәтлек” программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзи башладылар. “Экология” проекты нигезендә, шәһәрдәге су капкасына реконструкция ясала, ул тәүлегенә 5000 куб.метр су белән тәэмин итәргә тиеш, Болгар урман хуҗалыгында план буенча тиешле эшләр башкарылды
Шушы көннәрдә Болгардагы 1нче урта мәктәптә универсаль спорт мәйданчыгы ачылырга тиеш, ул “Демография” проекты буенча төзелә.
Милли проектлар тормышыбызның күп якларын яхшыртуда әһәмиятле роль  уйный. Аларны тормышка ашыруга һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен төзелә торган объектларда контроль булдыруда гына ярдәм итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев