Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын саклау өчен

11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре шәһәр һәм районда Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын уздыралар.

Алар арасында кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, базарда дежур торулар, кулланучылар өчен дегустацияләр үткәрү кертелгән. Чараларның барысы да халыкны сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сайларга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Ә 15 ноябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 8(84342)5-49-85 телефонында “Кайнар линия” оештырылачак. Үзләрен кызыксындырган сорауларны безнең шәһәр һәм район халкы да бирә ала.
Европа сыйфат атнасы Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) ярдәмендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) тарафдарлыгы белән 1989 елда барлыкка килде. Ә Бөтендөнья сыйфат көне исә ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 14 ноябрьгә туры килә.
Бу бәйрәмнәрне үткәрүнең төп максаты – товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү. Һәр җитештерелгән  товар, беренче чиратта, кешеләр һәм табигать өчен зыянсыз булырга, таләп ителгән нормаларга, кулланучыларның ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. 
Замана шартларында товарларның сыйфаты теләсә нинди илдәге теләсә кайсы тармак һәм предприятиенең эшчәнлегендәге уңышның нигезе булып тора. Бу төшенчә заманча цивилизациянең мөмкинлекләре, тормышның сыйфатына бәйле. Тирә-як мохитне саклау, кешенең физик сәламәтлеге һәм психологик халәте турыдан-туры шушы төшенчәгә бәйле.

Реклама


Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X