Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үткәннәрне искә алдылар

“Болгар” кафесында район башлыгы Камил Нугаев төрле елларда шәһәр предприятиеләре, учреждение һәм оешмаларында җитәкче булып эшләгән ветераннар белән очрашты.

Район башлыгы, аларга мөрәҗәгать итеп, намуслы һәм тырыш хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт әйтте, исәнлек һәм саулык, гаилә бәхете, имин тормыш теләде.
–Барыгыз да районыбызны үстерүгә зур өлеш керттегез, – диде ул. – Эшләрнең барышы өчен никадәр зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңладыгыз, уртак бурычларны коллектив белән бергәләшеп хәл иттегез. Сезнең тырышлык белән күп нәрсәләргә ирештек.
Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин районның социаль-икътисадый үсеш тармагындагы хәлләрнең торышы белән таныштырды, соңгы елларда безгә туристларның күп килүен, торак һәм юллар төзүдәге ирешелгән уңышларны билгеләп үтте.
Ветераннар ул көнне туйганчы аралаштылар, хезмәт коллективларында эшләрнең ничек баруын, нинди бурычларны хәл итәргә туры килүен искә алдылар. Әлбәттә инде, кыенлыклар да аз очрамаган. Аларны һәр коллективта да бергәләшеп чишү юлларын эзләгәннәр, борчыган теге яки бу мәсьәләне уртага салып, киңәшләшеп тормышка ашырганнар. Кешеләрнең бер-берләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер торуларын да билгеләп үтәргә кирәк. Очрашуда катнашучылар арабыздан киткән элеккеге хезмәттәшләрен дә җылы сүзләр белән генә искә алдылар. Очрашу барышында Михаил Тюленев, Солтания Низаметдинова чыгыш ясады. Ә менә Анатолий Молодов, истәлекләре белән уртаклашканнан соң, матур итеп җырлап та күрсәтте. Бу көнне шулай ук очрашуда катнашучылар хөрмәтенә Варвара Лисюк, Рөстәм Холмирзоев, Рамилә Исхакова дәртле җырлар башкардылар.
Ветераннар әлеге очрашуны оештыручыларның барысына да рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев