Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тизрәк әйләндер педальне...

Бу төр транспорт чарасы сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә.

Коронавирус чире таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне акрынлык белән булса да бетерәләр. Парклар, спорт мәйданчыклары ачыла, кешеләргә урамда битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр. Көннәр җылынып, һава температурасы күтәрелә башлау белән, карантин шартларында өйдә утырып туйган кешеләр физкультура белән шөгыльләнә башлады. Урамда велосипедта йөрүчеләр күбәйде.

Табиблар, велосипедта йөрү сәламәтлек өчен аеруча файдалы, диләр. Битлексез, күкрәк тутырып сулый-сулый велосипед педален әйләндергәндә, организм тулысынча хәрәкәткә килә.

 

Акчаң җитсә,  кирәклесен табарга була

– Велосипедларны тиз алып бетерәләр, – ди Болгардагы сәүдә нокталарының берсендә сатучы булып эшләүче Венера. – Сайлау мөмкинлеге бар, кешеләр теләсә нинди модельгә заказ бирә ала. Мәсәлән, тау, узыш, гади, хатын-кызлар велосипедлары, хәтта җыелып куела торганнары да бар. Запас частьләр дә алып кайтабыз. Бездә велосипедларны төзәтә торган белгеч тә бар әле.

Шәһәрдәге сәүдә нокталарында тау велосипедының бәясе 20 мең сумнан башланып китә, узышныкы бераз түбәнрәк – 13 меңнәр тирәсе. Бездә гади велосипедларны 8-9 мең сумга сатып алырга була. Интернет-кибетләр дә бар, аларда сайлап алу мөмкинлеге тагын да күбрәк. Мәсәлән, үзенчәлекле «тренд» – тау фэт-байкы тәкъдим итәләр. Киң покрышкалы булганга күрә, аның белән карда, комда да иркенләп йөрергә була. Мондый «ат» белән елның теләсә кайсы фасылында курыкмыйча йөри аласың. Дөрес, бәясе 50 мең сумнан башланып китә. Файдаланганны да саталар, кимендә 30-40 мең сум сорыйлар.

 

Сәламәтлек өчен файдалы,

куркыныч та тудыра

Велосипедта ашыкмыйча, як-ягыңа каранып йөрүнең сәламәтлек өчен файдасы бик күп. Фигураны матурайта, кан тамырлары, буыннарның торышын яхшырта. Моннан тыш, җәйге чорда автомобильдән велосипедка күчеп утырсаң, югарыда әйтелгәннәргә өстәп, әле тагын күпме акчаңны да янга калдырасың. Әмма ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, велосипедчылар, саксызлык аркасында, юлларда еш кына авария очраклары да китереп чыгара һәм гомерләрен куркыныч астына куя.

– Юлдагы велосипедчылар – борчый торган мәсьәлә, – дип фикерләре белән уртаклаша ЮХИДИнең Спас районы бүлеге җитәкчесе Ремис Ганиев. – Быел велосипедчылар гаебе белән авария очраклары килеп чыкты. Әллә инде юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр, әллә үтәргә теләмиләр. Исерек килеш утырып чыгучылар да юк түгел. Гаеплеләргә җәза бирелде. Ата-аналар да балаларына игътибарлырак булсын иде. Шунысын да белеп торсыннар иде: ПДДда тиешле пункт бар, шуның нигезендә, 7 яшькә кадәрле балаларны велосипедка үзләрен генә утыртып чыгарырга ярамый. Алар янәшәсендә зурлар булырга тиеш. 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле балаларга бары тик тротуардан гына йөрергә рөхсәт ителә. Безнең шәһәрнең бөтен урамында да тротуар юк. Берничә елдан бирле Вертынская һәм Лихачев урамнарында тротуарлар булдыру турындагы мәсьәләне кузгатабыз. Озакламый ул хәл ителер, дип өметләнәсе килә.

ПДДның 1.2нче пунктында язылганча, велосипед транспорт чарасы булып исәпләнә, димәк, тиешле кагыйдәләрне үтәүне күздә тота. Мәсәлән, йөртүче велосипедның төзеклеген тикшереп торырга, борылганда яки башка полосага чыкканда башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга сигнал бирергә тиеш.

Халык фикере

Мария, 9 яшь:

– Бер ай элек, туган көнемә яңа велосипед сатып алдылар. Кызлар белән йөрергә чыгабыз. Әти-әни үзебез яши торган урамнан ерак китмәскә куша. Бөтен җирдә машиналар, куркыныч. Штраф салырга мөмкиннәр. Безнең урамда асфальт юк, юллар җимерелеп беткән, йөрергә җайсыз. Әти белән әни берничә тапкыр, велосипедны машинага куеп, тыюлыкка алып бардылар. Мондагы юллар таба кебек тигез, теләсәң күпме йөрергә була.

 

Анатолий Давыдов, пенсионер:

– Велосипед – бик җайлы транспорт чарасы.  Кибеткә, балык тотарга, базарга гел велосипедка утырып барам. Бер капчык бәрәңгене күтәреп кайта аласызмы? Мин велосипедка салып кайтам. Бер читенлеге дә юк. Бик сирәк ватыла, ремонтлау өчен зур чыгымнар таләп ителми. Аннан яхшы транспорт чарасы бармы икән? Дөрес, элек машинага утырып йөрдем. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, диләр бит.

 

Светлана Башурова, тәрбияче:

– Велосипедны сәламәтлекне яхшырту өчен сатып алдым. Операция ясаган табиб шулай киңәш итте. Берничә елдан бирле кан тамырлары киңәюдән интегәм. Медиклар велосипедның файдасы күп диде. Алар әйткәнне тыңларга кирәк. Дөрес, безнең шәһәрдәге бөтен юлларга да асфальт салынмаган, вак таш түшәгәннәре дә җитәрлек. Кайвакыт этләр йөгереп чыгып та аякка ябыша. Куркыныч булып китә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев