Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлек азыгын хәзерләүгә – зур игътибар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә күпьеллык үләннәр 7600 гектарда чабылган, бу барлык мәйданнарның 75 процентын тәшкил итә. Район буенча барлыгы 3470 тонна печән хәзерләнгән, аларның 2400 тоннасын - авыл хуҗалыгы предприятиеләре, калганын шәхси хуҗалыклар хәзерләгән. 7100 тонна сенаж салынган. Барлыгы күпьеллык үләннәрне 10980 гектарда җыярга кирәк,...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә күпьеллык үләннәр 7600 гектарда чабылган, бу барлык мәйданнарның 75 процентын тәшкил итә.
Район буенча барлыгы 3470 тонна печән хәзерләнгән, аларның 2400 тоннасын - авыл хуҗалыгы предприятиеләре, калганын шәхси хуҗалыклар хәзерләгән. 7100 тонна сенаж салынган.
Барлыгы күпьеллык үләннәрне 10980 гектарда җыярга кирәк, аларның 3899 гектарын - кузаклы-кыяклылар, 3485 гектарын - люцерна, 1891 - эспарцет, 983 - кындырак, 599 гектарын башка культуралар били. 7,5-8 мең гектарны - печәнгә, калганын яшел масса һәм сенажга җыеп алу планлаштырыла. "Болгар Арыш" ЯАҖ, Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм кайбер башка хуҗалыкларда терлек азыгын хәзерләү югары темплар белән бара.
Әкренләп авыл хуҗалыгы предприятиеләре күпьеллык үлән мәйданнарын яңарта башладылар. Быел инде өстәп 962 гектарга чәчелгән, тагын 1173 гектарда орлыклар туфракка үлән япмасы астына салмыйча гына кертелгән (бу күрсәткеч июль ахырларына кадәр 2300-2400 гектарга артырга тиеш). "Болгар Арыш" хуҗалыгында күпьеллык үләннәр 800 гектар чамасы мәйданда арттырылган.
Әлегә яфраказык хәзерләүгә зур игътибар бирелми - аны бары 17 тонна чамасы гына хәзерләгәннәр. Хуҗалык җитәкчеләренә бу проблеманы хәл итүгә активрак тотынып, төп производствода эшләмәгән бөтен кешене җәлеп итәргә кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев