Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Теремок” та һәркемгә җайлы булачак

Шәһәрдәге “Теремок” балалар бакчасында хәзерге вакытта тулы көчкә капиталь ремонт эшләре бара.

Озак та үтмәс яңартылган, матур балалар бакчасы үзенең нәни хуҗаларын кабул итәр.

Республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Сувар «Б» җәмгыяте коллективы биредә ремонт эшләрен агымдагы елның март аенда башлап җибәрде. Бу балалар бакчасында башланган ремонт нинди эшләрне үз эченә ала соң?

Иң элек төзүчеләргә бинаның эчке ягын тәртипкә китерергә кирәк.  Мәсәлән, санузелларны алыштырырга, стенадагы иске штукатурканы кырып, стеналарны тигезләргә, идәннәргә керамик плитәләр җәяргә, яңа сантехника урнаштырырга кирәк булачак.

Биредә шулай ук иске тәрәзә рамнарын пластик тәрәзәләргә алыштыру, керә торган ишекләрне һәм иске бүлмә ишекләрен “яңарту”, бөтен бина буйлап асылмалы түшәмнәр беркетү һәм стеналарны гипслы картон белән тигезләү дә каралган. Моннан тыш,  җылыту, су үткәрү һәм канализация, янгын сигнализациясе системалары да яңартылачак. Эчке эшләр тәмамланганнан соң, бинаның отмосткасын ясауны да планлаштыралар.

Димәк, “Теремок”  балалар бакчасы тулысынча яңарачак. Нинди генә ремонт булмасын, ул һәрвакыт зур хезмәт, чыгымнар һәм мәшәкатьләр таләп итә. Бөтен уңайлыклар тудырылган бу бакчага йөрүче сабыйлар һәм биредәге хезмәткәрләр өчен мөмкинлекләр тагын да артачак.

Гомумән алганда, бу балалар бакчасын ремонтлауга якынча 6 миллион сум акча тотылачак.

Хәзерге вакытта бу объектта Арутюн Давтян җитәкчелегендәге бригада тырышлыгы белән инде ремонт эшләренең күп өлеше башкарылган да. Бригададагы тырыш һәм уңган төзүчеләрнең мондый объектларда эшләү тәҗрибәсе шактый зур. Оешма җитәкчесенең сүзләренә караганда, бу объект кулланышка Татарстан Республикасы Баш инвестиция төзелеш идарәсе белән килешенгәнчә, 20 августта тапшырылырга тиеш. Шулай да, “Теремок” балалар бакчасында июльдә үк инде капиталь ремонт эшләре төгәлләнер, дип ышандырып әйтергә тулы нигез бар.

Сентябрьдә сабыйларны, аларның       әти-әниләрен, бакча хезмәткәрләрен сөендереп, бөтен шартларга туры килерлек итеп яңартылган балалар бакчасы каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев