Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Теләкләр кабул булсын!

Узган сишәмбедә шәһәр мәчетендә уздырылган ифтар мәҗлесендә 200ләп кеше катнашты.

Районның имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров мөселманнар өчен иң кадерле булган Рамазан аеның, ифтар мәҗлесләренең асылы һәм төп мәгънәсе турында үтемле вәгазьләр сөйләде, ураза тотучы милләттәшләребезгә сабырлык һәм түземлек теләде.
Мәҗлестә катнашучыларга шулай ук район башлыгы Камил Нугаев һәм ел саен районыбыз авылларында ифтар ашлары уздырып килүче Фоат Вәлиев ураза тотучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр, саулык-сәламәтлек, башлаган һәр эштә уңышларга ирешүләрен теләделәр, мохтаҗларга күбрәк ярдәм итү җаен табарга чакырдылар.
– Барлык милләттәшләребезне Рамазан ае белән тәбрик итәм, сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгыз һәм туганнарыгызга бәхетле озын гомер телим, – диде Фоат Вәли улы. – Бу изге ай һәрбарчагызның күңеленә җиңеллек китерсен, тоткан уразаларыгызның савабын күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев