Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның баш рухание – Болгарда

Узган якшәмбе көнне Болгарда вакытлыча Чистай епархиясе белән идарә итүче Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булып китте.

14 апрельдә шәһәребезнең яклаучысы булып саналган изге Авраамий Болгарскийның җәзалап үтерелүенә 790 ел тулды. Шушы уңайдан Казан һәм Татарстан баш рухание Изге Авраамий чиркәвендә гыйбадәт үткәрде.
Гыйбадәттә епархиянең Спас һәм башка бүлекләреннән килгән руханилар, Казанның дини семинариясе студентлары, күпсанлы шәһәр халкы һәм читтән килгән кунаклар катнашты. Гыйбадәт кылганнан соң, рухани халык белән аралашты.
Болгарда булу дәверендә митрополит шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев белән дә очрашты. Алар чиркәү тормышының үсешенә, яңа чиркәүләр төзү буенча хезмәттәшлек итү, социаль һәм яшьләр хәрәкәтенә кагылышлы һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Гыйбадәт тәмамланганнан соң, дини семинариядә укучылар борынгы Болгарда экскурсиядә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев