Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстандагы экология хәле турында сөйләделәр

Республика журналистларына региональ экология күзәтчелеге башкарган эшләр турында сөйләделәр.

Видеоконференция режимында узган чарада массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм аның беренче урынбасары Фаяз Шакиров сәламләде. Алар экология күзәтчелеге йомгаклары белән таныштырды, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Мисал өчен, бер оешма җитәкчелеге авыл хуҗалыгы максатларында куллана торган җирдән файдалы казылмалар чыгаруга керешеп законны бозган. Башка очракларга килгәндә, предприятиеләр куелган таләпләр һәм гамәлдәге нормаларны бозып, һаваны зарарлы матдәләр белән пычраткан. Күршедәге Әлки районында булган очрак та игътибарга лаек. Бер оешма җир астыннан рөхсәтсез файдалы казылмалар чыгарган. 1196 квадрат метр мәйданда “эш” башкарган. Законсыз гамәл нәтиҗәсендә табигатькә 1,5 миллион сум зыян китерелгән. Әлеге фактлар буенча материаллар республика эчке эшләр министрлыгына тапшырылган.

Тукай районында исә медицина калдыклары һәм шәхси саклану чаралары түгелгән чүплек табылган. Җир хуҗасы җаваплылыкка тартылган, аңа һәм муниципаль берәмлек башлыгына чүплекне тиз арада бетерергә кушылган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында җир һәм су законнарын бозу очраклары ачыкланган. Экологлар бик күп чүплекләргә юлыккан. Чүплекләрне ачыклауда кешеләр дә ярдәм итә. Быел алардан 6793 хәбәр алынган. Профилактика эшләрендә матбугат чараларының ярдәме билгеләп үтелде. Журналистлар белән берлектә рейдлар оештырыла, 2000нән артык язма матбугатта бастырылган.

Белешмә

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2020 елның 9 ае статистикасы:

  • 4000нән артык бозу очраклары, шул исәптән 318 –җир асты байлыклары һәм 400 – су законын бозу очрагы ачыкланган
  • 4000нән артык беркетмә төзелгән
  • Штрафлар суммасы 54 миллион сум тәшкил итә
  • 4 предприятие эшчәнлеге туктатылган
  • 1207 көнкүреш һәм төзелеш калдыклары түгелгән чүплек
  • Лицензиясез оешмаларда металл саклауның 58
  • Рөхсәтсез 6 кар түгү урыны ачыкланган
  • Халыктан 6793 мөрәҗәгать кабул ителгән

Марина ЗАЙЦЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев