Татарстанда шәһәрара автобуслар хәрәкәте туктатылды
Чара буран аркасында вакытлыча кертелде.
Бүген Татарстанда көчле җил, буран һәм карлы яңгыр көтелә. Шуңа күрә юлларда бозлавык барлыкка килә.
Һава шартлары яхшырганчыга кадәр, шәһәрара автобус маршрутлары вакытлыча туктала.
Дәүләт автоинспекциясе исә автосөючеләргә юлларда бик игътибарлы булырга, мөмкин булганча, шәһәрара юлларга чыкмаска киңәш итә.
ФОТО - социаль челтәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев