Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда пандемия сәбәпле, ялган дару сату очраклары арткан

​​​​​​​2019 елда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре теркәлмәгән препаратлар һәм медицина әйберләрен сатуга чыгаруның өч очрагын ачыклаган.

Быел теркәлгән очраклар алты тапкырга күбрәк.

Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Козлов хәбәр итүенчә, республикада 2020 елда теркәлмәгән препаратлар һәм медицина әйберләре сатуның тугыз факты теркәлгән. Бу узган елгыга караганда шактый күп.

Быел дарулар базарындагы хәл ныклы контрольгә алынган. Көн саен тикшерүләр уздырыла. Мисал өчен, Түбән Кама районында вируска каршы популяр препаратлар сатучыларны җавапка тартканнар. Кулга алган вакытта, алар инде препаратлар сатып 115 мең сум акчаны кесәләренә салып куярга өлгергән. Суд карары буенча, контрафакт продукция тулысынча юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев