Татарстан Президенты Спас районындагы ике җирлек җитәкчесенә автомобиль ачкычлары тапшырды
Республикада муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган смотр-конкурска йомгак ясадылар.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган республика конкурсында җиңгән җирлек башлыкларына 93 автомобиль һәм унҗиде урынга исәпләнгән җиде микроавтобус ачкычлары тапшырды.
Конкурста җиңгән Приволжск авыл җирлеге башлыгы Сергей Спирин белән Ямбакты авыл җирлеге башлыгы Илшат Галәветдиновка ChevroIet Niva автомобиле ачкычлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев