Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тантаналы чараларда катнаштылар

Безнең район делегациясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар, ул Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булды. Делегация составына Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан Дмитрий Шеронов белән Николай Усов, сугышчы-интернационалчылар Пётр Фәсхетдинов, Илһам Әхтәмов, Фердинанд Гайнуллин, шулай ук район башлыгы Камил Нугаев, хәрби комиссар Илһам...

Безнең район делегациясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар, ул Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булды.
Делегация составына Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан Дмитрий Шеронов белән Николай Усов, сугышчы-интернационалчылар Пётр Фәсхетдинов, Илһам Әхтәмов, Фердинанд Гайнуллин, шулай ук район башлыгы Камил Нугаев, хәрби комиссар Илһам Мидхәтовлар керде. Тантанада катнашучылар игътибарына эчтәлекле һәм мавыктыргыч программа тәкъдим ителде.
Тагын бер төркем ветераннар (пенсионерлар) республика ветераннар оешмасы советы чакыруы буенча Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә ТР сәнгать осталары концертына бардылар.
Антоновка Мәдәният йортында бу бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар концерт куйдылар. Алар ир-егетләргә үзләренең биюләрен, җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана