Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Талпаннан сак булыгыз!

Быел талпаннарның активлык сезоны гадәттән иртәрәк башланып ките: инде 10 апрельдә үк бу бөҗәкнең беренче тапкыр кешегә ябышуы теркәлде.

Кечкенә генә талпанның кешеләр өчен нинди куркынычы бар соң? Бу хакта безгә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге белгече Ольга Герасимова сөйли.

- Бөҗәкләр апрель урталарында, кышкы йокыдан уянып, ауга чыккан һәм үрчи башлаган чорда нык активлаша. Июнь аенда көннәр коры торган очракта, аларның саны кими төшә. Активлыкның икенче чоры август, сентябрь һәм октябрь айларына туры килә, ул язгыдан кимрәк булса да, талпан тешләү мөмкинлеге саклана.

2018 елда безнең хастаханәгә талпан кадалу сәбәпле медицина ярдәмен сорап 85 кеше мөрәҗәгать итте (2017 елда – 64). Тикшерелгән 50 бөҗәкнең 11се авыру ияртергә сәләтле булып чыкты.

Талпан энцефалиты – вирус китереп чыгара торган каты авыру, ул кешенең параличлануы яки үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Авыру күбесенчә нерв системасы һәм баш миенә суга, аларда ялкынсыну барлыкка килә, ә бу органнар һәм системаларның эшенә тискәре йогынты ясый.

Талпан энцефалиты вирусы йоктырган очракта, авыруның билгеләре бик тиз күренә башлый. Мәсәлән, талпан иртән тешләсә, инде кичкә таба ук авыру кеше организмында бик нык агулану билгеләре сизелә башлый: укшыту, көчле косу, температура күтәрелү, баш авырту, бит һәм муен тиресенең кызарып чыгуы. Аз гына вакыт үткәннән соң, артериаль кан басымы төшә, бөҗәк тешләгән урын ялкынсына, йөрәк ритмы бозыла, баш арты мускуллары киерелә, яктылыктан курку башлана.

Боррелиоз (Лайм авыруы) – тире, нерв системасы, хәрәкәтләнү аппараты һәм йөрәкнең зарарлануына китерүче инфекцион авыру. Татарстанда ул энцефалитка караганда ешрак очрый. Авыру башланып кына киткән мәлне кызышу, баш авырту, тиз ару һәм тиредәге таплар кебек билгеләр сизелә.

Сезга талпан кадалса, нәрсә эшләргә соң? Беренче чиратта, бөҗәкне кадалган урыннан алырга тырышыгыз. Моны мөмкин булганча тизрәк эшләү хәерлерәк, чөнки бу очракта авыру йоктыру мөмкинлеге бермә-бер кими. Бөҗәкне тартып алу өчен кыскыч яки пинцет кулланырга була. Иң мөһиме – аны тартып түгел, әйләндереп чыгарырга кирәк. Ике-өч тапкыр борганнан соң, ул тиредән үзе килеп чыга. Тәннән алынган талпанны сытып үтерә күрмәгез, чөнки бу очракта аның селәгәендә булган вирус тиредәге кечкенә яралар аша кешегә эләгергә мөмкин.

Халык арасында, талпанга май агызып алырга җиңелрәк, дигән фикер йөри. Чынбарлыкта исә моны эшләмәвегез хәерлерәк булыр. Чөнки майга эләккән бөҗәккә һава җитмәүдән, ул кеше организмына тагын да күбрәк селәгәен һәм канын җибәрә башлый, ә бу исә авыру эләгүне тизәйтергә мөмкин.

Талпан тешләмәсен өчен, урман-болыннарга чыканда берничә кагыйдә үтәлергә тиеш. Өс киеме озын җиңле булырга, чалбар балакларын оекбашларга кыстырып куярга кирәк. Кулларга юка гына булса да перчатка киеп, җиңнәрне шуңа кыстырып куйсагыз, тагын да әйбәтрәк булыр. Киемнәрне талпанга каршы махсус сыекчалар белән эшкәртергә кирәк. Табигать кочагыннан өйгә кайтканнан соң, кием-салымны салып, тәнне һәм киемнәрне бөҗәкләрне табу максаты белән карап чыгарга кирәк, шунда ук душ кереп чыксагыз да була.

Бу гади киңәшләр сезне талпан тешләүдән, талпан энцефалиты һәм боррелиоз кебек куркыныч авырулардан саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпан энцефалит боррелиоз скалану