Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Табигать безнең яклауга мохтаҗ

    Район үзәк китапханәсендә табигатьне саклауга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булды.

    Ольга Стрелова

    Россия белән башка илләрдә экологик проблемаларның кискенләшүендә бары тик кешенең табигатькә ясаган тискәре йогынтысы гына гаепле булуы беркем өчен сер түгел. Кеше үзенең туган йорты – Җир-анабыз табигатен вәхшиләрчә юк итә, агачларны кисә, чүп-чар өемнәрен арттыра, тыюлыкларда киек һәм балык аулый... Бәхеткә, тирә-як табигатькә битараф булмаган кешеләр дә шактый әле.
    Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләренә кагылган түгәрәк өстәл утырышы “Табигать – яклаучысыз бала. Кая сез, мәрхәмәтле кешеләр?” китабы авторы, шәһәребездә яшәүче Мәмдүдә Бикбулатова инициативасы буенча оештырылды. 
    Түгәрәк өстәлгә чакырылган укучылар белән әңгәмәдә Мәмдүдә Хәләф кызы табигатькә сакчыл караш, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дип билгеләп үтте. Туган якка мәхәббәт балага ана сөте белән керергә тиеш. Аның сүзләре буенча, замана кешесенең тирә-як мохит белән мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен экология культурасына кечкенәдән үк өйрәтеп үстерергә кирәк. Китап авторы тормыштан берничә үрнәк китереп, үз китабыннан өзекләр укып үтте, шәһәребездә булган проблемаларга игътибарны җәлеп итте. Ә проблемалар урамда җыелмый яткан чүп-чар, сынган агачлар төшерелгән слайдларда күренде...
    Шәһәр активисты үз чыгышында яктырткан фикерләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов та хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер иганәчеләр ярдәме, максатчан программалар аша күп эшләр башкарылса да, табигатькә сакчыл карау турында бер кеше дә онытмаска тиеш. Чүп-чарны ярамаган урыннарга ташлаучылар яныннан битараф кына үтеп китмичә, мондый хәлләрне социаль челтәрләрдә яктыртырга, шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Евгений Викторович укучыларны хезмәттәшлек итәргә чакырды һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Мәсәлән, әфган сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл артында тиздән парк зонасы барлыкка килеп, агачлар утыртылачак һәм мәгълүмат стендлары куелачак. Ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, һәлак булган солдатлар истәлегенә Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән безнең районда да, агачлар утырту буенча акция үтәчәк.
    “Спас” табигый заказнигы белгече Любовь Мурзак учреждение хезмәткәрләренең укучылар белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Аерым алганда, укучылар белән берлектә экоконтроль патрульләре, “Чиста яр”, “Татарстанның чиста урманнары”, “”Умырзая” кебек табигатьне саклау акцияләре уздырыла. Балалар канатлы дусларыбыз – кошлар турында да кайгырталар. Балалар бакчаларында ел саен “Һәр кошчыкка – үз җимлеге” чаралары була. Укучылар исә “Парклар маршы” табигатьне саклау акциясендә актив катнашалар.
    – Балалар табигатьне сакларга, якларга кирәклеген олылардан яхшырак аңлыйлар, – дип билгеләп үтте Любовь Мурзак. – Тирә-як мохитне саклау өчен бергәләшеп көрәшергә кирәк, чөнки проблемалар елдан-ел арта бара. 
    Очрашуда мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов та чыгыш ясады. Ул шундый чараны оештыру инициативасын күрсәтүе, китабы, тырышлыгы һәм сәләте өчен Мәмдүдә Хәләф кызына рәхмәт әйтте, авторга киләчәктә дә нык сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. 
    Үз чиратында Мәмдүдә Бикбулатова да Евгений Савиновка, кадет мәктәбе укучылары Анастасия һәм Кирилл Широковларга рәхмәтен белдерде. Чара турында истәлеккә анда катнашучыларга буклетлар тапшырылды.
    Ни дисәң дә, соңгы вакытта экология проблемалары кискенләшә бара. Аларны хәл итү өчен уртага салып карарга, җаваплы карарлар кабул итәргә кирәк. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар үзләре өчен нәкъ шундый нәтиҗә ясадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: