Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суүткәргеч төзүнең ние бар?

Шәһәрдәге эчә торган суның пычрак булуын җир астына салынган торбаларның искерүе белән аңлаталар. Моның шулай булуын узган җомгада район Мәдәният йортында су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча узган түгәрәк өстәл утырышында да ассызыклап үттеләр.

Шәһәр халкы район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, «Спас коммуналь челтәрләре» җәмгыяте җитәкчесе Александр Кривошеевка һәм халыкны су белән тәэмин итүгә катнашы булган башка ведомство вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

 

Шәһәрдә 180нән артык йорт әлегә яңа линиягә тоташмаган. Бер яктан караганда, модернизация эшләрен мондый шартларда да дәвам итәргә була. Тик бу очракта шәһәр халкының бер өлеше сусыз калачак. Чөнки эшләрне алып барганда су бирүне туктатырга кирәк. Түгәрәк өстәл барышында шунысы да ачыкланды:  шәһәр халкынының күпчелеге, мәсәлән, суның торбалар искерү сәбәпле пычрак булуына ышанмый. Пычрак су скважинадан ук килә, дип раслаучылар да бар.

 

Су капкасында

барысы да тәртиптә

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасы редакциясе Александр Кривошеев һәм башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Наталья Казакова белән су капкасына барды.

Беренче булып чиста су тутырылган резервуарларны караудан башладык.

– Берсен узган ел урнаштырган идек, – ди Александр Кривошеев. – Скважинадан килә торган су башта куәтле чистарту җайланмасы аша үтә, шуннан соң әлеге резервуарларга тутырыла һәм кулланучыларга җибәрелә.

Өстәмә резервуар кую нәтиҗәсендә су кудыруны тәүлегенә биш мең кубометрга кадәр җиткерә алганнар. Моңарчы өч кенә булган. Җәйге челләдә су куллану күләмнәре сизелерлек арта, насослар шәһәр челтәренә өзлексез рәвештә күп итеп су кудыра башлый, чыгымнар тагын да күбәя. Өстәмә резервуарга тутырылган су беркадәр күләмдә чистартыла.

Шәһәрдә Минтимер Шәймиевның «Яңарыш»  фонды программасы буенча яңа объектлар төзелгәч, су тагын да күбрәк кулланыла башлады. Кемнеңдер газоннары ямь-яшел утырса, кайберәүләрнең юынырга сулары юк.

 

Су таләпләргә туры килә?

Узган елда уздырылган реконструкция эшләре барышында, су чистарту станциясенә яңа өстәмә җайланмалар урнаштырылган. Моннан тыш, шәһәргә су кудыра торган насосларга да капиталь ремонт ясаганнар.

 

–  Суны өч скважинадан суыртабыз, – дип сөйли Александр Кривошеев. – Тулаем алганда, ул таләпләргә җавап бирә, бары тик тимер микъдары гына артып киткән. Чистарту системасы аша узганда су артык тимердән арына. Белгечләр берничә тапкыр тикшереп карадылар, аларның нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә.

Шәһәр халкы исә мондый нәтиҗәләр белән риза түгел. Күпләр суга үзлегеннән бәйсез экспертиза ясатып караган һәм нәтиҗәләр бөтенләй башканы күрсәткән. Башка кушылмалардан тыш, безнең суда  металлар катнашмасы  микъдарының да нормадан артып китүе ачыкланган. Халык арасында инде шәһәргә су скважиналардан турыдан-туры килә, бернинди чистарту системалары аша узмый, дип сөйли башладылар.

Тик су белән тәэмин итү экспертларының сүзләре буенча, Спас районында халыкка бирелә торган суда тимер кушылмасы нәкъ торбалардагы тутык аркасында барлыкка килә.

Тагын ике сәбәп – промышленность предприятиеләреннән пычрак су агып төшү һәм географик сәбәпләрнең (мәсәлән, вулканнар яныннан аккан суга металлар кушыла) Болгарда булуы мөмкин түгел.

 

Яңа линиягә тоташып, проблема турында оныт

Александр Кривошеев фикеренчә дә, суның начар сыйфаты бары тик суүткәрү челтәрләрнең тузуына бәйле.

– Кайбер торбалар узган гасырның алтмышынчы елларында салынган, – дип сөйли Александр Михайлович. – Хәтта асбест торбалар да очрый. Мәсәлән, күптән түгел Антон урамында яңа суүткәрү челтәре ясый башладык. Иске торбаларда тутык шуның кадәр күп җыелган ки, алардан беркайчан да чиста су килә алмаячак.

Соңгы елларда «Чиста су» программасы буенча шактый су линиясе алыштырылды. Аларның кайберләре үзара салым хисабына яңартылды. Тик халык кына кыйммәт дип, яңа линияләргә тоташырга ашыкмый. Аерча су линиясенә юл аркылы тоташырга кирәк булучылар каршы чыга.

Түгәрәк өстәл барышында яңа линиягә тоташуның бәясе күпмегә төшәчәге турында сорау берничә тапкыр бирелде.

– Бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Александр Кривошеевка. – Төрле кешенең кереме төрлечә, барысының да суга тоташкан өчен шунда ук түләү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә өлешләп түләргә рөхсәт итәргә кирәк. Чөнки әлеге мәсьәләне хәзер хәл итмәсәк, беркайчан очына чыга алмыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев