Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сугыш безнең үзәкләргә үтте...”

Әле шушы көннәрдә генә Өчкүлдә яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Никишина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеранны котларга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина килде.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Хуҗалыкның төрле тармакларында күп еллар буе башкаларга үрнәк күрсәтеп эшләгәне, үз бурычларына намуслы караганы өчен Анна Андреевнага җылы рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр.
– Балачак һәм яшүсмер елларым авыр сугыш чорына туры килде, – дип искә ала Анна Андреевна. – Ул вакытта күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын иде...
Туксан яшьлек ветеран иртәдән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләвен әле дә әйбәт хәтерли. Кичләрен барысы бергә җыелышып солдатларга төрле киемнәр һәм җылы бушлатлар теккәннәр. Энә белән кадап, бармак башларын авырттырып бетергәннәр. Әмма берәү дә зарланмаган, чөнки барысы да фронт һәм җиңү өчен тырышуларын яхшы аңлаганнар. Анна Андреевнаның хезмәт стажы кырык елдан артып китә. Әле дә кул кушырып утырырга яратмый. Узган ел, мәсәлән, бакчасында кырыклап карбыз һәм йөздән артык зур кабак үстергән!
Анна Андреевнага саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тыныч тормышта яшәвен теләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев