Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суар белән таныштылар

Быелгы туристлар сезонында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалында 300дән артык кеше булып киткән.

X-XVI гасырларның тарихи һәйкәле булган Суар шәһәре урыны Кузнечихадан ерак түгел урнашкан һәм тарих сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Шәһәр урыны һәм музей экспонатлары белән танышып чыгучылар арасыннан беренче чиратта БГИАМЗ территориясендә казу эшләрен алып баручы археологлар төркемен билгеләп үтәргә кирәк. Экспозицияләрнең эчтәлегенә һәм коллекцияләрне җыю һәм саклау буенча башкарылган эшләрне югары бәяләп, алар үз киңәшләрен бирделәр һәм филиал мөдире Нинель Садриевага тырышлыгы, активлыгы һәм үз эшен яратып башкаруы өчен рәхмәт белдерделәр.
Тарих турында истәлекләрне кадерләп саклаган бу авылда төрле төбәкләрдә яшәүче укытучылар һәм журналистлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм фән эшлеклеләре, профессорлар һәм укучылар булып китте. Тольятти, Казан, Чабаксар, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр вәкилләре Суар белән якыннан таныштылар. Күбесенчә укучылардан торган җирле тарих сөючеләр дә даими кызыксыналар. Суар турында фильм төшерелде һәм ул ТНВ каналы буенча күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БГИАМЗ Суар