Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Студентларны юнармиячеләр сафына кабул иттеләр

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган тантаналы линейкада тармак технологияләре техникумының ундүрт студентын “Юнармия” хәрәкәте сафларына кабул иттеләр.

Чараны алып баручылар ун ел буе дәвам иткән әлеге сугыш турында сөйләделәр. Әфганстанда безнең районның егетләре дә интернационал бурычны үтәгән. Шуларның алтысы һәлак булган, моның өчен аларга үлгәннән соң дәүләтебез бүләкләре тапшырылган. Өч сугышчы “За отвагу”, җиде кеше  “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнгән. Аннары “Юнармия” сафларына кергән студентлар ант бирделәр. Чарада катнашучыларны техникум директоры Сергей Рыжев, “кайнар” нокталардагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан Ренат Шәрипов, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина, “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәтнең төбәк бүлеге штабы җитәкчесе урынбасары Илһам Мидхәтов сәламләделәр.
Линейка барышында билгеләп үтелгәнчә, юнармиячеләр хәрәкәте үсә, зурая бара. Бүген, мәсәлән, Татарстан Республикасындагы бүлектә генә дә уналты мең кеше исәпләнә. Безнең районда өч йөзгә якын укучы әлеге хәрәкәткә кергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев