Студентка уңышлар телибез
Студентларның “Профессиональ уңыш формуласы” республика тикшеренү конкурсында районның тармак технологияләре техникумын тәмамлаучы Антон Лифанов җиңүче булды.
Ирина Телицына
Антон “Тикшеренүләрнең актуальлеге һәм әһәмиятлеге” номинациясендә кече бизнесны үстерүгә тотылачак 300 мең сумлык грант алу өчен бердәнбер претендент булды.
Чистай шәһәренең күпфункцияле колледжында узган конкурста ул тимердән чүкеп төрле әйберләр, шулай ук сувенирлар ясау турында сөйләде. Грант алу өчен Антонга шәхси эшмәкәр статусын рәсмиләштерергә кирәк булачак. Тик әлегә “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” һөнәрен сайлаган студентка чыгарылыш дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кирәк.
Антон шәһәр урта мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач техникумга укырга кергән. Сайлаган һөнәре аны һәрвакыт кызыксындырып торганга күрә, ул укуны бик тиз үзләштерә. Техникумда дүрт ел укып эшче һөнәрләреннән башка Антон “В” категорияле машина йөртүче һәм эретеп ябыштыручы һөнәре дә алган.
– Техникумда уку миңа ошады, һәрвакыт укытучыларның һәм куратор Тимур Нургалиевның ярдәмен тоеп тордым, – ди студент егет.
Укудан тыш, Антон буш вакытларында балык тотарга ярата. Киләчәктә ул югары уку йортына укырга керергә уйлый. Нинди юлны сайласа да, иң мөһиме Антон тормышта үз урынын тапсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев