Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сүрелмәсен илһам чишмәсе...

Ямбакты авылында элек-электән уңган, булган халык яшәгән. Хәзер дә үзләренә шөгыль табып яшәүчеләр бар.

Шуларның берсе турында сезгә дә язып үтәсем килә.
Ләйсән Шәфигуллина инде күптәннән бакчасында, өендә берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр үстерә. Соңгы араларда кул астында булган гади генә материаллардан төрле әйберләр ясау белән чын күңелдән мавыгып китте. Ул тудыра торган матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Үткән атнада авыл Мәдәният йортында күргәзмә оештырмасалар, авылдашлар аның осталыгы турында белмәгән дә булырлар иде әле. Ләйсән төрле төстәге пластик шешәләрдән нинди генә могҗизалар иҗат итмәгән. Кайбер кешеләр, мәсәлән, юл читләрендә, тегендә-монда ташлап калдырылган буш шешәләрдән матур чәчәк бәйләмнәре ясап булуын, дип уена да китерми торгандыр әле.
Соңгы вакытта төсле кәгазьләрдән дә ясый башлады. Ләйсән, үзе шундый авыр эштә эшләвенә карамастан, боларның барысына да ничек вакыт таба торгандыр, исең китәрлек. Әле бит йорт тулы терлек-туар, кош-корты, бакчасы... Телеңне йотарлык итеп  таба ризыклары да пешерә. Авыл кешесенең санап бетергесез мәшәкате күп бит инде аның. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Мәшәкатьләре җитәрлек булса да, ул барысына да өлгерә. Әле шуның өстенә үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба. Балачактан җыр-биюгә гашыйк булып үскән Ләйсәнгә киләчәктә, эшендә һәм тормышында зур уңышлар, бәхет, шатлык теләп калабыз. Аның күңеленнән челтерәп аккан илһам чишмәсе беркайчан сүрелмәсен иде!
Рафия Галәветдинова, 
Ямбакты авылы  
Мәдәният йортының
сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев