Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спирьков Степан Петрович

    1904 елның 27 декабрендә Казан губернасының Спас өязе Бугровка авылында туган.

    Мәктәптә дүрт класс тәмамлагач суднолар ремонтлау заводында эшли башлаган. 1919 елда Бугровка авылына кайта һәм Свердлов исемендәге колхозда эшли башлый. Аннары ул хәрби пехота училищесын тәмамлап капитан дәрәҗәсе алганчыга кадәр хезмәт итә, 7нче армиянең 86нчы укчы дивизиясендәге 330нчы укчы полкта батальон командиры булган. 

    Төньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында совет-фин сугышы барган елларда батырлык үрнәге күрсәтә. 1940нчы елның мартында Виипури шәһәре (хәзерге Ленинград өлкәсендәге Выборг шәһәре) тирәсендә Спирьков командалык иткән батальон Скиппари торак пунктының төньяк өлешен һәм кайбер мөһим стратегик пунктларны кулга төшерә, дошманның күп солдатын һәм техникасын юк итә. Вилайоки торак пункты өчен барган сугышларда Спирьков каты яралана, шуңа да карамастан, дошманга каршы сугышны дәвам итә. Моның өчен ул Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була.

    Бөек Ватан сугышы елларында Спирьков Казанда, Ульяновскида һәм Мәскәү өлкәсенең Загорск шәһәрендә хәрби комиссар булып эшләгән. Якташыбызның сугышчан юлы шулай ук ике Ленин, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары, хөкүмәтебезнең башка бүләкләре белән билгеләп үтелгән.

    1954 елда Спирьков запаска чыга. Мәскәү шәһәрендә яшәгән. 1982 елның 2 сентябрендә үлгән.

    Степан Спирьковның бюсты безнең шәһәрдәге «Батырлар Аллеясе» һәйкәл-мемориал композициясендә урнаштырылган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: