Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас тармак технологияләре техникумында “Абилимпикс” чемпионатының сайлау туры үтте

“Клининг” һәм “Отельне администрацияләү” номинацияләре буенча ярышлар дистанцион форматта уздырылды.

Спас тармак технологияләре техникумында дистанцион форматта сәламәтлеге чикле кешеләр арасында эшче һөнәрләре буенча “Абилимпикс” чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан вәкилләреннән тыш, Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр дә катнаштылар.

Спас тармак технологияләре техникумыннан “студент” категориясендә ярышта Ростислав Капралов («Клининг» компетенциясе) һәм Виктория Костюнина («Отельне администрацияләү» компетенциясе) чыгыш ясадылар.

Реклама

“Укучы” категориясенең “Клининг” компетенциясендә исә Болгардагы сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучысы Эрнест Семёнов катнашты.

«Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Алар соңрак булачак. Сайлау турында җиңүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында инвалидлар һәм сәламәтлеге чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VII милли чемпионатта катнашырга тиеш. Ярышлар Мәскәүдә 16нче ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр уздырылачак», – дип билгеләп үтте Спас тармак технологияләре техникумы директорының өйрәтү-җитештерү буенча урынбасары Екатерина Герасимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X