Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районының “Рассвет” социаль яклау үзәгендә отчет җыелышы булды

Җыелышта Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина катнашты.

Кичә Спас районының “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 2021 елга йомгак ясау буенча отчет җыелышы булды. Җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина катнашты.

Коллектив алдында оешма җитәкчесе Светлана Гыйбадуллина чыгыш ясады. Ул үзәкнең узган ел дәвамында башкарган эшләре белән таныштырып, нәтиҗәле хезмәтләре өчен барысына да рәхмәтен белдерде.

Учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм вазифаларын нәтиҗәле башкарулары өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Җыелышта шулай ук 2022 елга эш планнары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев