Спас районыннан армиягә киткән егет Кремльне саклаячак
Өчкүл авылы егете Владислав Кузнецов иң яхшы ун призывникның берсе, дип табылган. Ул солдат хезмәтен Президент полкында үтәчәк.
Владислав Өчкүл авылында туган, шунда мәктәпне, аннары Самарадагы академик Сергей Королев исемендәге милли тикшеренүләр университетын тәмамлаган. Егет әйбәт гаиләдә үскән, югары белемле, спортны ярата, үз алдына куйган максатына ирешми калганы юк. Армиядә хезмәт итү турында кече яшьтән үк хыялланган. Һәр егет ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәргә тиеш, дип саный.
Владиславны республика хәрби комиссариатында кат-кат тикшергәннәр. Алай гына да түгел, инә күзеннән үткәргәннәр, дияргә дә була. Чөнки элиталы полкка буй озынлыгы 175 сантимердан ким булмаган егетләрне генә алалар, аларның күзе яхшы күрергә, тәнендә бернинди кимчелек (яра, миң, татуировка, төрле җөйләр) булмаска тиеш. Хроник чирләр турында әйтеп торасы да юк, чөнки барысын да тикшереп ачыклыйлар. Әле тагын идеаль характеристика да кирәк, шуңа күрә солдатның гаиләсен дә тулысынча тикшерәләр. Сугышчы психологик тестлар да үтә. Кыскасы, кем әйтмешли, иләк аша уздыралар. Владислав барлык «сынау»ны уңышлы узган.
Владиславның әнисе Елена Кузнецова:
– Һәр ана кебек, мин дә үз улым белән чиксез горурланам. Мондый полкта хезмәт итү бик мактаулы. Владның бөтен кыенлыкларны җиңә алачагына нык ышанам. Сынатмыйча хезмәт итсен, без аның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев