Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районындагы сайлау участокларында прививка ясатырга була

Сайлаучылар грипп һәм COVID-19га каршы вакцина ясата ала.

Сайлаулар барган көннәрдә Спас районы үзәк хастаханәсе прививка кампаниясе оештырды. Теләге булган һәр кеше сайлау участогында грипп һәм коронавируска каршы вакцина ясата ала. Спас районына вакцина кичә кайтарылды. Прививканы шәһәр халкына гына түгел, шулай ук авылларда яшәүчеләргә дә ясыйлар.
 

–Болгарда без ике күчмә бригада оештырдык, алар сайлау участокларын йөреп чыгачак,– ди Спас хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наил Исхаков. – Авыллардагы участокларда фельдшерлар дежурда тора. Вакцинаны сайлаулар барган көннәрдә килеп ясатырга була.
 

Фельдшерлар бригадасы түбәндәге график буенча эшли:
17 сентябрьдә – 16:00 дән 20 сәгатькә кадәр
18 һәм 19 сентябрьдә – 8:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр.
Көннәр салкынайта башлады. Прививка ясау турында һәркем кайгыртсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев