Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районында йорт янын иң матур бизәүчеләр билгеләнде

«Новый год пришёл в наш двор!» җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

Болгарның үзәк мәйданындагы Яңа ел бәйрәмендә шәхси йорт хуҗалары арасында иң матур Яңа ел бизәлеше буенча уздырылган «Новый год пришёл в наш двор!» конкурсына йомгак ясалды.

Нәтиҗәдә конкурста беренче урынны Сергей Борисов (Нагаев урамы, 13 йорт) алды. Икенче урынга – Илнур Шәйхетдинов (Пионер урамы, 14), өченче урынга Салихҗан Шиһапов (Болгар урамы, 26а) чыкты.

Шулай ук конкурста Равил Хөснуллин (Болгар авылы, 11), Алексей Синицын (Болгар урамы, 38), Алексей Луцков (Лихачев урамы, 126), Михаил Шишкин (Волжский урамы, 19) һәм Смирнов урамындагы 97нче йорт хуҗасы Илназ Хөсәенов билгеләп үтелде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев