Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында урып -- җыю тәмамлана

Җәйнең коры килүенә карамастан, Никольскидагы Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы коллективы елны әйбәт нәтиҗәләр белән тәмамлый.

Билгеләнгән эшләр йөзгә булмаса да, туксан тугыз процентка тулысынча үтәлгән, дияргә мөмкин.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Хуҗалык механизаторларына сезонны тулысынча тәмамлау өчен инде соңгы ыргылыш кына ясыйсы калды. Төгәлрәк әйткәндә, 400 гектар мәйданнан сояны җыеп алу бурычы тора. Әлеге техник культураның 100 гектардагы иртәрәк өлгерә торган сортын берничә көндә суктырып алганнар. Гектардан 18,7 центнер уңыш чыккан, бу узган елгыдан күбрәк. Соң өлгерә торган сорты да өметне аклаган: гектарыннан 22 центнер бирә.

– Барлык эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен безгә биш-алты көн вакыт кирәк, – ди хуҗалык җитәкчесе Александр Планин. – Соядан тыш, әле тагын 200 гектарда үстерелгән көнбагышны җыеп аласы бар. Һава торышы көйсезләнеп китмәсә, механизаторларның сынатмаячагына шигем юк...

Хуҗалык коллективы еллар дәвамында сыналган, ышанычлы һәм теләсә кайсы техникага утырып эшли ала торган 30лап кешедән тора. Шуңа күрә хуҗалыкның урып-җыю эшләрен районда беренчеләрдән булып төгәлләвенә гаҗәпләнәсе дә түгел. Ә бит биредә бөртекле культуралар игелә торган мәйданнар аз түгел – 2600 гектар тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, быел җәй көттереп кенә килгән яңгыр болытлары Планин басуларын читләтеп үтсәләр дә, көзге культураларның һәр гектарыннан 30 центнердан артык бөртек җыеп алганнар. Дөрес, сабан культуралары уңышы түбәнрәк булган. Рапсның тулаем җыемы 360 тоннага җиткән. Контроль суктырып алулар күрсәткәнчә, көнбагыш уңышы да гектарыннан 20 центнердан артып китә.

Түгәрәкләп әйткәндә, елына күрә нәтиҗәләр куандыра торган. Саннар артында, әлбәттә инде, коллектив әгъзаларының тырыш, фидакарь хезмәте ята. Хуҗалык җитәкчесе Талип Әхмәтвәлиев, Александр Бурмистров, Зөфәр Миндубаев, Сергей Макаров, Юрий Шамаев, Андрей Рубцов, Андрей Стаценко кебек механизаторлар һәм шоферларны коллективның терәге, дип атавы очраклы түгел. Аларны һәм башка уңганнарны һәрвакыт ихтирам итәләр, башкаларга үрнәк итеп куялар. Саный китсәң, бездә үз эшләрен биш бармагыдай яхшы белә торган хезмәт алдынгылары әле тагын күп, дип тә өстәде Александр Викторович.

Хуҗалыкта агымдагы эшләр белән бергә киләсе ел уңышы турында да алдан, хуҗаларча кайгырталар. Мәсәлән, биредә 1900 гектарда планлаштырылган туңга сөрүне әле 26 августта ук тәмамлаганнар. Җирне элеккеге ысул белән, тирән итеп сукалаганнар. Белгечләр әйтүенчә, мондый технология уңышны арттыруда әһәмиятле роль уйный. 1080 гектарда чәчелгән көзге бодай басулары җылы, йомшак келәм ябынган диярсең! Күз күреме белән җитеп булмаслык яшел басуларның бер очы зәңгәр офыкларга кадәр барып тоташкан кебек. Бу матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый.

Александр Викторович сүзләренә караганда, хуҗалык кадрларга беркайчан кытлык кичерми. Еш кына эш сорап килүчеләр дә бар. Коллективта борчырлык проблемалар да юк, диярлек. Кешеләргә хезмәт хакын вакытында биреп баралар, ел саен машина-трактор паркы яңартыла, хуҗалыкның бернинди фондларга да бурычы юк. Иң мөһиме – игенчеләрне уртак максат берләштерә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев