Спас районында уракка төшәргә җыеналар
Район хуҗалыгы механизаторлары өчен иң кызу көннәр башлана: фаразлар буенча, киләсе атна ахырында басуларга беренче урып-җыю агрегатлары чыгарга тиеш.
Авыл хезмәтчәннәренең хәзер дә мәшәкатьләре җитәрлек. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, уртак тырышлык белән бүгенге көнгә 12500 тонна печән әзерләнгән, аның 9800 тоннасы – шәхси хуҗалыкларда. Шулай ук 10700 тонна сенаж саклауга салынган. Хуҗалыкларда хәзерге вакытта бер еллык үләннәрне печәнгә чабу дәвам итә. Механизаторлар шулай ук сабан культураларын авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы препаратлар белән эшкәртүне дәвам итәләр, туфракны көзге культуралар чәчү өчен әзерлиләр һәм иске күп еллык үлән басуларын сукалыйлар.
Шулай итеп, вакыт игенчеләрне ашыктыра, чөнки уракка төшкәнче барлык эшләрне тәмамлап өлгерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев