Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районында моңа кадәр сайлауларда 10 ел катнашмаган сайлаучы тавыш бирде

    Быел Александр Семенов үзенең гражданлык бурычын үтәргә булган.

    Спас районы сайлаучылары иртәдән үк тавыш бирү участокларына килә башлады. Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре әйтүенчә, быел халык сайлауларда, узган елдагыга караганда активрак катнаша. Александр Семенов, мәсәлән, соңгы тапкыр депутатлар сайлауда моннан 10 ел элек катнашкан булган. Шуннан соң бер дә йөрмәгән. Быел килергә уйлаган.
     

    –Мин алдан ук үз тавышымны кемгә бирәчәгемне уйлап килдем. Башкаларга киңәшем шул: сез дә сайлауларда катнашыгыз. Минем пропискам да юк, сайлау участогында бик теләп ярдәм иттеләр һәм яшәү урынындагы участокка тавыш бирергә җибәрделәр, – дип сөйли Александр Семенов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: