Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында буага балыклар җибәрделәр

Иске Рәҗәп авылында җирле арендатор суга быелгы яшь балыкларны җибәрде.

Спас районы Иске Рәҗәп арендаторы Радик Рәшитов тырышлыгы белән авыл буасына кәрәкә, толстолобик, карп һәм ак амур балыгы маймычлары җибәрелде.  Элек ул аларны Татарстан балык хуҗалыкларыннан алып кайта иде. Быел исә Липецк балык хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итүче Самара эшмәкәреннән сатып алган.

- Узган ел белән чагыштырганда, бүгенге көндә маймыч бәяләре ике тапкыр диярлек кыйммәтләнде, - дип сөйли ул. Тик балыкларр санын ел саен артттырырга кирәк, шуңа күрә быел да шулай эшләргә булдым. Әйбәт кенә үсеп китсәләр, көзгә балыкларның авырлыгы бер килограмм яки аннан да күбрәккә җитәргә тиеш. 

Радик Рәшитов фикеренчә, буада балык тоту өчен шартлар тудырылмаган әле. Моның өчен балыклар санын сизелерлек арттырырга кирәк. Әлегә аның саны җитәрлек түгел. Шуңа күрә арендатор буада балык тотуны чикли.

– Башка авыллардан киләләр, – ди ул, – хәтта зур шәһәрләрдән дә. Балык тотарга тыйгач, бик ачуланалар. Ульяновск өлкәсеннән килгән бер прокурор хәтта миңа каршы чаралар күрергә янады.

Эшмәкәр аеруча балыклар уылдык чәчәк чорда балык тотучыларны өнәми.  Балык үрчетү өчен иң уңайлы чорда, кагыйдә буларак, аны тотарга теләүчеләр дә күбәя. Хәтта полициягә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә.                                                                                    

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X