Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районына БДБ илләренең Халыкара күзәтүчеләр миссиясе вәкилләре килде

Делегация әгъзалары сайлаулар барышы һәм райондагы участок комиссияләренең эше белән танышты.

Бүген Спас районына БДБ илләренең Халыкара күзәтүчеләр миссиясе делегациясе – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Спас районына килде. Делегатлар сайлаулар барышы белән танышты, участок сайлау комиссияләре әгъзаларыннан тәртип бозуларга юл куелуы-куелмавы турында сораштырды һәм нәтиҗәдә райондагы сайлаулар процессының уңай оештырылуын билгеләп үттеләр.
 

–Без инде өч көн буе Татарстанда сайлауларның барышын күзәтәбез. Ике районда булдык, инде менә сезгә дә килдек. Барысы да тыныч, иркен шартларда үтә, участокларда тәртип. Коронавирус авыруыы таралуны булдырмас өчен тиешле чараларның барысы да күрелгән. Бу бик мөһим, сайлау процедурасы эпидемиянең яңа дулкынын китереп чыгармасын өчен алдан кайгыртып куйганнар. Барлык участокларда да бюллетеннәр, памятка белән кирәгенчә тәэмин ителгән, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус кабиналар да булдырылган. Биналарга пандуслар ясап куелган. Участокларда өйдә тавыш бирүчеләрдән гаризалар да кабул итәләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең конституциядә каралган хокукларын тормышка ашыра алсын өчен барысы да бар, – дип фикерләре белән уртаклашты БДБ миссиясе составындагы халыкара күзәтүче, Казахстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Сабина Мостафина.
 

Мостафина шулай ук сайлаучыларның да югары активлыгын билгеләп үтте. Бу кешеләрнең сайлауга булган ышанычын ачык күрсәтә, диде. Димәк, халык властька ышана.
 

–Сайлауда һәр кешенең тавышы мөһим, – диде Сабина Мостафина.  – Кемгә тавыш бирәсен сайлаучылар үзләре белеп хәл итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев