Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы укучылары “Мин һәм Кызыл китап” конкурсында җиңүче булдылар

Конкурс Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты “Мин һәм Кызыл китап” конкурсына йомгак ясады. Укучылар ике номинациядә көч сынашты. Конкурс шартлары буенча, рәсем һәм эшләнмәләрдә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр һәм үсемлекләрне сурәтләргә кирәк булды.

Жюри йомгак ясаганнан соң, Спас районы мәктәпләреннән берничә укучы җиңүчеләр исемлегенә керде.

Болгар мәктәп-интернаты укучылары Дарья Спирькова белән Жанна Чиркова “ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр һәм гөмбәләр” номинациясендә 8-11 класс укучылары арасында беренче урынны алдылар. Шул ук номинациядә кечерәк яшьтәгеләр арасында “Регата” станциясеннән София Фомина һәм шәһәрдәге икенче мәктәптән Полина Гусева икенче урынга чыктылар.

Ә “Җәнлекләр” номинациясендә 8-11 класслар арасында өч призлы урынны да Болгардагы сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәп-интернат укучылары бүлеште. Евгений Николаев – беренче, Эрнест Семенов – икенче, ә Эрнест Семенов, Егор Скрипаль һәм Евгений Николаевның уртак эше өченче булды.

«Конкурс үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстер» – дип билгеләп үтә конкурсны оештыручылар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев