Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы салым хезмәте эшләүдән туктый

Салым түләүчеләргә Чистай бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

1 декабрьдә Спас районы салым бүлеге эшләүдән туктаячак. Берәр йомышы булган салым түләүчеләргә салым хезмәтенең Чистай шәһәрендә урнашкан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Моннан тыш, хәзерге вакытта теләсә ниди декларацияләрне һәм бухгалтерия отчетларын (өстәмә түләүгә салым – НДСтан тыш) салым хезмәте рәсми сайтындагы шәхси кабинетта тапшырырга мөмкин. Моның өчен электрон имза кирәк. Имзаны исә салым хезмәте бүлегендә түләүсез алырга мөмкин.

Реклама

Отчетларны шулай ук электрон документ әйләнеше операторлары да кабул итә. 3-НДФЛ формасы Федераль салым инспекциясе рәсми сайтындагы физик затлар өчен шәхси кабинеты аша тапшырыла. Салым хезмәтенең шәхси кабинетына Дәүләт хезмәтләрендәге язма аша да керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X