Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы мәктәпләрендә имтиханнар бара

Район мәктәпләрен тәмамлаучылар имтиханнар бирә башлады.

Өченче көн, мәсәлән, унберенче классны тәмамлаучылар математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар. Бу мәҗбүри фәнне 22 укучыга – база, 26 сыны профиль дәрәҗәсендә тапшырырга туры килде.

Имтихан тапшыру процедурасы җәмәгать күзәтүчеләре, Казаннан килгән дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары, оештыручыларны даими игътибар үзәгендә булды.

Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, имтиханнар барышында куелган таләпләрнең барысы да үтәлде, аудиториядә тынлык хөкем сөрде. Нәтиҗәләр рәсми рәвештә 11 һәм 12 июньдә (әлбәттә инде, база һәм профиль дәрәҗәсе) игълан ителәчәк. Сүз дә юк, аларны егетләр һәм кызлар дулкынланып көтә.

Тугызынчы класс укучылары да рус теленнән мәҗбүри имтиханны тапшырдылар. Мәктәпне тәмамлаучыларның кайберләре үзләре сайлап алган аерым фәннәр буенча сынау бирергә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы БДИ имтиханнар