Спас районы игенчеләренең эше җитәрлек...
Игенчеләрнең ел дәвамында эше бетеп тормый. Басуларда үстерелгән уңышны җыеп алу белән үк киләсе ел турында кайгырта башлыйлар. Моны Никольскидагы Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы мисалында да күрергә була.
Хуҗалыкта бу көннәрдә тулы көчкә җир сөрәләр. Әлеге мөһим агрочараны инде 1350 гектарда башкарганнар, бу планлаштырылган мәйданнарның яртысын тәшкил итә. Механизаторларга тагын да югарырак темплар белән эшләргә яңгырлар комачаулый. Кырларда куәтле биш К-700 тракторы җир сөрүен исәпкә алганда, басуларның кар ятканчыга кадәр тулысынча сөрелеп бетереләчәгенә шик юк. Хуҗалыкта өч тракторны әле күптән түгел генә сатып алганнар. Николай Бердников, мәсәлән, җәй азакларында гына кайтарылган К-735 тракторы белән җир эшкәртә.
Игорь Андронов белән Сергей Елистратовка да яңа трактор тапшырганнар. Александр Мамонов белән Александр Ануфриев та К-701 тракторыннан нәтиҗәле файдаланалар.
Моңа кадәр әлеге механизаторларның кайберләре көзге бодай чәчүдә катнашкан. Хуҗалыкта чәчү мәйданнары 1100 гектар тәшкил итә. Быел хуҗалыкта, мәсәлән, элиталы “Московская 39” һәм “Надор” сортлы бодай орлыгы сатып алганнар. Сынау рәвешендә 20шәр гектарга чәчкәннәр. Әгәр интенсив сортлар безнең як туфрагында мул уңыш бирә калса, киләчәктә мәйданнар тагын да арттырылачак.
Киләсе ел уңышына нигез салуда катнашкан Андрей Стаценконың тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. К-700 тракторы белән туфрак культивацияләгән Николай Комаров, МТЗ-82 тракторында чәчелгән мәйданнарны тигезләп торган Михаил Владимиров һәм Павел Федонинның хезмәте дә мактауга лаек. Чәчүлек орлыкны КамАЗ машиналары белән Сергей Ануфриев һәм Владимир Андронов ташып торган, Андрей Черкасов, Юрий Кузнецов, Александр Колчин төяп торган.
Чәчүлек орлыкны агулау һәм сортларга бүлеп торуны ел саен Иван Никитинга, Николай Федоровка, Андрей Исаевка һәм Николай Степановка ышандырып тапшыралар. Алар барысы да еллар дәвамында производствода сыналган эшчеләр, тапшырылган бурычны һәрвакыт намус белән үтиләр.
Хуҗалыкта көнбагыш һәм соя культуралары тизрәк өлгерсен өчен аларны авиация ярдәмендә махсус препаратлар белән эшкәртәләр. Мондый ысул көнбагыш белән сояны авырулардан сакларга, сыйфатны яхшыртырга һәм уңышны арттырырга ярдәм итә. Самолетка ашламаны КамАЗ машинасы белән Талип Әхмәтвәлиев ташып торган.
Моннан тыш, хуҗалык фермасындагы мөгезле эре терлекләр һәм хезмәтчәннәргә бирү өчен 450 төргәк печән һәм 900 төргәк салам әзерләнгән. Бу эш белән Сергей Макаров, Александр Бурмистров, Виктор Шелкунов, шоферлар Зөфәр Миндубаев һәм Андрей Рубцов составындагы махсус звено шөгыльләнгән. Уртак эшкә хуҗалык инженеры Александр Миронов та үзеннән зур өлеш кертә. Басу хезмәтчәннәрен тәмле ашлар белән сыйлап торган Татьяна Аблязова һәм Любовь Талалаеваның да тырышлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Хуҗалык җитәкчесе Александр Планин сүзләренә караганда, быел бөртеклеләрнең уңышы узган елгы дәрәҗәдән артып киткән. Көнбагыш һәм соядан кала, 6700 тонна бөртек суктырылган. Һәр гектардан уртача 33 центнер уңыш чыккан. Болар барысы да игенчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев