Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы игенчеләре: уракка да төшәр чак җитте

Хуҗалык механизаторлары өчен киеренке көннәр якынлашты: бүген-иртәгә басуларга урып-җыю агрегатлары чыгарга тиеш.

Әлегә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда беръеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга җыялар, көзге культуралар чәчү өчен пар җирләрен эшкәртәләр. Бүгенге көнгә, мәсәлән, 10 мең гектарга якын җир әзерләнгән, бу юнәлештә эшләрне активлаштырырга кирәк. Хуҗалыкларда сабан бодаен тамырдан тукландыруны да дәвам итәләр.

Реклама

Урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр тагын бер кат җентекләп ашлык уру техникасы һәм ындыр табакларының әзерлеген тикшереп чыгарга, булган кимчелекләрне бетерү өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Аеруча инвесторлар ашыксын иде, соңыннан вакыт булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы урак авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе