Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы егетләрен армиягә озаттылар

Егетләр безнең районнан көзге чакырылышта беренчеләрдән булып китте.

Бүген Болгарда Спас районыннан беренче көзге чакырылыш егетләрен армиягә озаттылар. Кораллы Көчләр сафларына дүрт егет китте. Традиция буенча, егетләргә бар да иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Спас районы башкарма комитетының яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов егетләрне инде 24 ел озата. Ул һәрберсенә җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен кызганмый.

«Минем өчен бу инде 48нче чакырылыш. Армия сафларыннан качып йөрмәгән егетләр белән чын күңелдән горурланам. Армия гына егет кешедән чын ир-ат ясый. Хезмәт итеп кайтучылар күз явын алырлык матураеп, ныгып кайталар. Ел саен без чакырылыш егетләренә истәлек бүләкләре һәм сувенир тәңкәләр бүләк итәбез. Исән-сау хезмәт итеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде барысына да», – ди Әхтәм Вәлиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев