Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы чик буе гаскәре ветераннары укучылар белән очраштылар

Очрашу Билгесез солдат һәм Ватан батырлары көненә багышланды.

Чик буе гаскәре ветераннарының ДОСААФ бинасында урнашкан штабында икенче мәктәп укучылары белән очрашу булды. Чара Билгесез солдат көненә һәм Ватан батырлары көненә багышланды.

Очрашуны оешма җитәкчесе Рәшит Зыятдинов башлап җибәрде. Оешма рәисе урынбасары Константин Захаров укучыларга батыр якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы батырлары, Советлары Союзы Геройлары – Ширбәт авылыннан Павел Гурьянов һәм Порфировкадан Петр Лихачев турында сөйләде. Очрашуда шулай ук чик буе гаскәре ветераны Рәшит Абдрахманов та катнашты.

Укучылар якташларының батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар, үз сорауларын бирделәр. Ахырда барысы да чик сакчылары фуражкаларын киеп, кулларына авомат макетларын тотып фотога төштеләр.

Очрашу барысына да ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев