Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе елга йомгак ясады

    Йомгаклау җыелышында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнашты.

    Бүген берничә районда, шул исәптән Спас районында да, 2021 елда КФХлар эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

    Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсенең отчет җыелышында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, идарә белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

    Идарә җитәкчесе Дмитрий Савинов үз чыгышында узган елда район авыл хуҗалыкларының эшчәнлегенә бәя бирде. Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов җыелышта катнашучыларны Спас муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2022 елга үсеш перспективалары белән таныштырды.

    Безнең социаль челтәрләр:

    ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

    Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: